Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәт педагоглары - төбәк хәзинәсе
2012 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Наҗия Хәйдәрова укытучылар көне уңаеннан драмтеатр бинасында узган тантанада хезмәттәшләре турында әнә шулай диде.
Гыйлем эстәү җирлектә гомер-гомергә мактаулы саналган. Юкка гына татар халкының ике мәшһүр мәгърифәтчесе Риза Фәхреддин һәм Фатих Кәрими Әлмәт җирендә тумагандыр. Революциягә кадәрге мәгариф нигездә дини юнәлештә була, ә белем учагы – мәдрәсәләр. 1912-1913 елларда исә Әлмәт мәдрәсәсендә дөньяви белемгә нигез булган татар-рус сыйныфы ачыла. Ул вакыттан алып нәкъ 100 ел вакыт узган. Парта һәм акбурдан башланган агарту эшчәнлеге хәзер интерактив такталар, электрон журналлар белән дәвам итә. Укытучылар инновацион режимда эшли һәм яши. “Бүгенге көн укытучысы консерватор да, шул ук вакытта новатор да. Шушы ике сыйфатны үзенә тәңгәл сыендыра алган мөгәллим уңышка юл яра”, – ди Наҗия Хәйдәрова.
Заман укытучысын ниләр борчый соң? Тантанага килүчеләр арасыннан әлеге сорау белән районда гына түгел, төбәктә зур мәртәбәгә ия мөгәллимә Леокадия Садчиковага мөрәҗәгать иттем. Шул сорауны гына көткән диярсең, ул шул секундта ук күңелендә кайнаган фикерләрен ярып салды: “Киң катлау җәмәгатьчелекнең мәгариф тармагында барган глобаль үзгәрешләр белән кызыксынмавы хафага сала. Беләсезме, программадан шулкадәр кирәкле инженер-техник фәннәр төшеп калды. Бу хакта без укытучылар гына чаң сугабыз. Моны күпләр югалган сәгатьләрне кайтару өчен чыккан тавыш дип бәяли. Уйлап карагыз, сызым фәне юк. Студентлар аның башлангычына югары уку йортында гына төшенә башлый. Бу бит көндәшлеккә сәләтле инженерлар “бакчасына таш”. Астрономияне бетерделәр, аның урынына астрология кебек оккульт фәннәре калды. Бу мине бик борчый. Әгәр дә предприятиеләр, сәнәгатьчеләр: “Ни өчен соңгы вакытта тармакка инженерлар һәм белгечләрнең “сай” контингенты эшкә килә?” – дип төптән уйланса, мәгариф системасында үзгәрешләр тагын да лаеклы булыр иде”, – ди бу мөхтәрәм шәхес. 2020 елдан гимназия, лицей кебек урта белем бирү флагманы булган учреждениеләрне статус ягыннан башка мәктәпләр белән тигезләү ихтималы да, аның фикеренчә, уйланырга мәҗбүр итә торган адым. “IT- интернатлар гына югалтканны тулыландыра алмаска мөмкин. Сәләтле балаларның барысын да үстерерлек сыйфатлы белем булырга тиеш”, – диде ул.
Шәһәрдә һәм районда бүгенге көндә балаларга 1877 укытучы белем бирә. Шуларның 100 дән артыгы “Безнең яңа укытучы”, “Безнең иң яхшы укытучы”, “Иң яхшы директор” гранты ияләре. Укытучылар көне уңаеннан үз эшенә бирелгән фидакарь мөгәллимнәрнең берничәсе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазьләре, күкрәк билгеләре белән бүләкләнделәр. Бер төркем укытучыларга Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының рәхмәт хатлары тапшырылды. Татарстан Президенты указы белән күпъеллык фидакарь хезмәте өчен мәгариф идарәсе җитәкчесе Наҗия Хәйдәрова “ТРның атказанган укытучысы” исеменә лаек булды.
Тантанада зал мәгариф тармагы ветераннарын басып алкышлады. Балалар йортында, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче педагогларга да сәхнәдән рәхмәтнең олысын әйттеләр. Әти-әниләренең нинди катлаулы һөнәр ияләре икәнлекләрен күрә торып укытучылыкны сайлаган педагог династияләрен, хезмәт юлын быел гына башлаган яшь укытучыларны да (алар 35 кеше) телгә алдылар. Рәхмәт сезгә, укытучылар!
Ләйләгөл Минаева
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Игътибар! Татарстан Республикасында ракета куркынычы игълан ителде!
Әлмәттә хәбәр итү системасы эшли башлады. Барлык идарәче компанияләргә ышык урыннарга керү мөмкинлеген ачу йөкләнде.
Әлмәттә политехник техникум тулай торагына капиталь ремонт башланды
Бу хакта район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова үзенең «ВКонтакте»дагы битендә хәбәр итте. Әлмәт политехник техникумы тулай торагына беренче көннәрдән алып бүгенге көнгә кадәр ихтыяҗ тотрыклы: ел саен биредә 500 гә якын студент яши. Озак еллар капиталь ремонт мәсьәләсе көн тәртибендә бик кискен торды.
Әлмәттә Радоницага өстәмә автобуслар чыга
Сишәмбе, 21 апрельдә, ата-аналар көнендә әлмәтлеләр өстәмә автобус рейсларыннан файдаланып, 5 һәм 7 нче православие зиратларына бара алачак.
Әлмәт районында «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 8 меңнән артык корычагач утыртачаклар
18 апрельдә Кама-Исмәгыйль авылы тирәсендә зур экологик акция булып узды. Чара «Экологик иминлек» милли проектының «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз