Әлмәттә яшәүчеләр республиканың балалар омбудсменына кабул итүгә эләгә алалар.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина 10 октябрьдә Әлмәттә очрашачак.
Омбудсмен белән бергә гаризачыларның сорауларына министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шул исәптән прокуратура, Адвокатлар һәм башкалар җавап бирәчәк.