Әлмәттә яшәүчеләр Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцовка 2020 елда БДИ һәм ТДИ оештыру һәм үткәрү турында сораулар бирә алалар, дип хәбәр итә Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов катнашында ата-аналар белән бөтенроссия очрашуы инде бишенче тапкыр узачак. Узган ел аны әзерләү вакытында 3 меңнән артык сорау һәм мөрәҗәгать кергән. Турыдан-туры эфирда очрашуның трансляциясен 32 меңнән артык кеше карады.