Әлмәттә нәфис гимнастика әле күптән түгел генә – 2016 елдан бирле үсә башлады.
Әмма инде шактый популярлашырга өлгерде. Әлмәт муниципаль районы Башлыгы призына нәфис гимнастика буенча ачык турнир моның ачык дәлиле булды.Турнирда Татарстан, Башкортстан һәм Ижевск шәһәрләреннән 274 гимнаст катнашты.