Бүген укытучылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Бу вакыйга Абдрахман авылында «Укытучылар паркы»н ачу белән бәйле иде.
Җыелучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгының авыл җирлекләре буенча урынбасары Олег Шабалин мөрәҗәгать итте. Ул укытучыларны бәйрәм белән котлады, аларга нык сәламәтлек һәм сабырлык теләде, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.