Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың цифрлы эфир телевидениесенә күчәргә әзерлеге мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
Төп доклад белән Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанның 157 торак пункты цифрлы телевидениене колачлау зонасыннан читтә тора.