Ноябрь аенда безнең республикада үзара салым буенча референдумнар узачак.
Әлмәт муниципаль районында бу вакыйгага әзерләнәләр инде. Авыл җирлекләрендә акча нәрсәгә тотылачак, дип хәл итәләр. Үзара салым - ул финанслашу программасы. Җирле һәм республика бюджеты акчаларын исәпкә алып, 2014 елдан башлап ел саен әлеге программа гамәлдә булган вакытта Әлмәт районы 150 миллион сумга якын акча җәлеп иткән.