Өченче октябрь көнне «Мирас» Спорткомплексында мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында бочча буенча Әлмәт шәһәре беренчелеге узды.
Ел саен ярышларда катнашучылар саны арта бара, һәм бу бочча мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында популярлаша бара, дигән сүз. Быел әлеге чарада 6 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар катнашты.