Әлмәттә С.Сөләйманова исемендәге республика фестивале старт ала

2012 елның 3 октябре, чәршәмбе
Бүген Яшьләр үзәгендә студентлар иҗатының мәшһүр якташыбыз С.Сөләйманова исемендәге республика фестивале башлана.

Сәләтле яшьләрне барлау һәм сәламәт тормыш рәвеше алып баруны пропагандалау, Саҗидә Сөләйманова исемен мәңгеләштерү - бу чараның максаты. Әлмәт дәүләт нефть институты башлангычы булган һәм уку йортында белем алучы күп талантларны ачкан "Тормыш, исәнме!" фестивале соңгы елларда район чикләрен узып, башка төбәкләр студентларын да җәлеп итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International