Әлмәт халкын Бөтенроссия икътисади диктант язарга чакыралар

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Әлмәт халкы Бөтенроссия икътисади диктантта катнаша ала. Икътисади белем дәрәҗәсен 9 октябрьдә бәяләргә мөмкин булачак.
Акция илнең 85 төбәгендә 1450 мәйданчыкта, шулай ук 10 чит ил мәйданчыгында узачак. Татарстан башкаласында диктантны 75-нче номерлы гимназиядә, 110-нчы, 5-нче һәм 145-нче номерлы лицейларда, 77-нче номерлы гимназиядә, кече бизнес һәм эшмәкәрлек колледжында, ТИСБИ идарә университетында, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында язачаклар. Моннан тыш, диктант өчен мәйданчыклар республиканың төрле районнарында урнашкан мәгариф оешмаларында ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International