Төмән районында "Традицияләр тавышлары" XIV Халыкара фестивале узды.
Фестивальдә катнашырга бөтен Россиядән генә түгел, башка илләрдән үзешчән коллективлар чакырыла. Әлмәт коллективлары халык хоры, «Дубравушка» һәм «Гармония» фестивальдә катнашты.
Талантлы, дәртле, энергияле, тавышлы кешеләр - аларның күбесенең пенсионерлар дип әйтеп булмый. «Дубравушка» халык хоры инде 33 ел эшли, ә «Гармония» халык вокаль ансамбленә 16 яшь. Алар даими рәвештә шәһәр, республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда призлы урыннар яулыйлар.