Бүген көзге чакырылыш кампаниясе башланды.
Татарстанда 3,5 меңгә якын кеше гаскәрләргә озатылырга тиеш, калганнары азат ителү яки кичектерү хокукына ия. Әлмәт муниципаль районында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенә яраклылык категориясен билгеләү өчен 1000нән артык кешене чакыру планлаштырыла. Ватанны сакларга барлыгы 200гә якын кеше китәчәк.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларның гаскәрләргә җибәрү өчен Татарстан җыелма пунктына килүе 22 октябрьдән башланачак. Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.