1 октябрьдә Татарстан Республикасында "Укучының мәдәни нормативы" проекты старт ала.
Яңа программа нигезендә укучылар сәнгать шедеврлары, әдәбият, музыка әсәрләре һәм театраль куелышлар белән өстәмә таныша алачаклар. Әлеге проект кысаларында Әлмәт муниципаль районында уздырырга планлаштырылган чаралар исемлеге төзелде. Мәдәният учреждениеләрендә күзәтү экскурсияләре, музыка көненә концертлар, язучылар катнашында очрашулар, түгәрәк өстәлләр, әдәби сәгатьләр оештырылачак.