30 сентябрьдә политехник техникум бинасында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм булды.
Бу көнне биредә инде лаеклы ялга чыккан кешеләр җыелган иде, әмма элеккегечә үк актив иҗтимагый эшчәнлек алып баруларын дәвам итәләр. Мөхтәрәм кунаклар арасында шулай ук ӘМР башлыгы Т.Д. Нагуманов, «Татнефть» ГАҖ профкомы рәисе Г. К. Яруллин, ӘМР ветераннар Советы Рәисе В. и. Самойлов һ. б. бар иде.
Бүгенге көндә Әлмәт муниципаль районында 48 меңнән артык өлкән яшьтәге пенсионер яши, аларның 850е 90 яшькә җиткән, алтысы йөз һәм аннан да күбрәк яшь тулган. Алар арасында 55 Бөек Ватан сугышында катнашкан, 1364тән артык тыл хезмәтчәне.