2019 елның 30 сентябрендә автомобиль йөртүчеләр арасында "Автосессия – 2019" узды.
Конкурс Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Әлмәт шәһәрендәге территориаль идарәсе, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе тарафыннан үткәрелде.
Конкурста югары уку йортлары, колледжлар, техникумнар командалары катнашты һәм түбәндәге максат белән үткәрелде: яшьләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне ныгыту; югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары студентларын юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауга җәлеп итү; яшь йөртүчеләрдә юлда җаваплылык хисе формалаштыру.