Өлкәннәрне кайгыртып

2012 елның 1 октябре, дүшәмбе
Гореф-гадәтләр, традицияләр, тәҗрибә яшьләрдә өлкән буынга карата хөрмәт уята. Аларның зирәк киңәшләреннән башка безнең киләчәк ышанычлы була алмый. Шуңа күрә муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан 4 нче мәктәптә узган очрашуда шуны ассызыклады да.

Шәһәрне төзегән, халык хуҗалыгын күтәргән, бүгенге үсешкә нигез салган өлкәннәргә - ак яулык япкан, чигүле түбәтәй кигән әлмәтлеләргә чиксез рәхмәтләр әйтелде.

1 октябрьдә әлеге очрашуга "СМП-Нефтегаз" ААҖ шефлык иткән 10 нчы территориаль җирле үзидарә Советы карамагындагы өлкәннәр җыелды. Болар - элек хезмәт куйган предприятиеләре ябылган, бүген башкалар татыган кадер-хөрмәттән мәхрүм калган пенсионерлар. Бу ТОСМС биләмәсендә шундый 119 кеше яши. Чәй өстәле артында район башлыгы белән очрашуга шуларның 50 се килгән иде. Яше өлкәнәю, сәламәтлеге какшап китү сәбәпле өеннән чыгып йөри алмаганнарга азык-төлек җыелмасы, "Носкофф" җитештергән оек-оекбаш кебек бүләкләр һәммәсенә таратылган инде. Әйтүләренчә, шеф-предприятиенең аларга карата игътибары даими: ел саен Өлкәннәр көнендә, Җиңү бәйрәмендә "хуҗасыз" пенсионерларны бүләксез калдырмыйлар.

Мәҗит Салиховның төп вазифасына керешүгә шушы 2 нче Интернациональ округы сайлаучылары сәбәпче булды. «Ул вакыттагы иң актив сайлаучылар - өлкән яшьтәгеләр тарафыннан яңгыраган наказларның күпчелеге үтәлде», - диде район башлыгы. Аның сүзләренә караганда, өлкәннәр турында көндәлек кайгырту бүгенге хакимият эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булырга тиеш. Алар киңәше белән безнең тырышлык уртак казанышларга юл ярыр.

Ләйләгөл Минаева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International