"Татнефть" "АлмА" яңа махсус икътисадый зонасы мөмкинлекләрен тәкъдим итә

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

"Татнефть" якын арада Әлмәттә "АлмА" МИЗга багышланган мәгълүмат үзәген ачачак.
Инфоүзәкне яшьләр үзәге каршындагы мәйданчыкта үтә күренмәле чатырда урнаштырырга планлаштыралар. Бу хакта нефть компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биредә шулай ук бутан эшкәртү җайланмалары, мондый производстволарны төзү һәм эксплуатацияләү буенча дөнья тәҗрибәсе һәм башкалар турында өләшү материаллары урнаштырылачак.
Яңа махсус икътисадый зона республиканың Түбән Кама, Әлмәт һәм Лениногорск районнары территориясендә мәйданчыкларга ия булачак. МИЗның гомуми территориясе 462 га тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International