Әлмәттә өлкәннәр көне уңаеннан ярминкәләр уза

2012 елның 1 октябре, дүшәмбе
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты социаль яктан якланмаган кешеләргә ярдәм йөзеннән һәм Өлкәннәр көне уңаеннан "Көнбатыш" сәүдә комплексында авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештыра.

 Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Чираттагы ярминкә 29, 30 сентябрьдә, 6 һәм 7 октябрьдә иртәнге сәгать сигездән эшли башлый. Территориядә машиналардан сату һәм алган әйберләрне транспортка биредә үк төяп китү өчен дә мөмкинлекләр тудырылган. Теләгәннәргә контейнерлар һәм сәүдә җиһазлары да тәкъдим ителә. Сәүдә урыннары бушлай бирелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International