Әлмәттә "Көзге стартлар" ат-спорт ярышлары уза

2019 елның 28 сентябре, шимбә

Бүген Әлмәт ипподромында «Көзге стартлар» ат-спорт ярышлары - йөгерү һәм чабыш сезоны ябылу тантанасы уза.
Барысы 15 чабыш: чиста токымлы атлар өчен ат чабышы, пони, юртаклар чабышы һәм башкалар.
«Татнефть» ГАҖ Кубогына 4 яшьлек һәм юртакларның өлкән яшьтәге атлары өчен төп приз уйнатылачак. Моннан тыш, Әлмәт муниципаль районы авыл халкының 51-нче спартакиадасы исәбенә җирле токым атлары өчен чабыш булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International