Әлмәттә төзелеш һәм авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2019 елның 28 сентябре, шимбә

Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 94% ка үтәлгән.

2019 елда барлыгы 42 муниципаль берәмлектә 942 торак объектны яңарту планлаштырыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, республикада 12 күп фатирлы йорт бар, аларда эш графигыннан 20% ка артта калу күзәтелә. Муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән элемтәгә кереп, Рөстәм Миңнеханов ремонт эшләренең темпларын тизләтергә кушты. Шул ук вакытта ул эшләрне башкару тизлеге сыйфатка зыян китерергә тиеш түгел, дип ассызыклады. Шулай ук ТР Президенты эшләрне башкару вакытын өзгән подрядчылар белән киләчәктә эшләмәскә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International