Әминов урамы буенча 2-нче номерлы базар территориясендә бүген чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Әлмәттә көзге ярминкәләр традицион һәм бик популяр булды. Шәһәр халкы аларны түземсезлек белән көтә. Авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ зур.
Бәрәңге һәм кишер, суган, чөгендер, кәбестә, он, сөт продукциясе, бал, кура җиләге, камыр ризыклары — прилавкалар тулы, бәяләр дә арзан. Сыер һәм дуңгыз ите арзан бәяләрдән сатылды.