Бүген Россиядә нефть чыгару өчен электр насосларының тулы комплектлы җайланмаларын җитештерүче иң эре «Алнас» заводы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.
Тантаналы чарада «Римера» компанияләр төркеменең генераль директоры Михаил Белов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының машина төзелеше комплексы бүлеге башлыгы Иван Петрович Колчин, район башлыгы Тимур Нагуманов һәм башка рәсми затлар катнашты. Алар "Алнас" җитештерү цехларын карадылар һәм масштаблы модернизацияләү нәтиҗәләре белән таныштылар.
"Алнас"та 1700 гә якын кеше эшли. Бу 97 эшче һөнәр һәм 62 белгечлек. Бүгенге көндә "Алнас" Россия базарында үзенең урынын киңәйтә, экспорт потенциалын үстерә. Күп еллар дәвамында «Алнас» Әлмәт шәһәренең мәгариф учреждениеләренә, балалар йортларына, иҗтимагый һәм ветераннар берләшмәләренә, балалар-яшүсмерләр спортына, ТОС-17 микрорайонына ярдәм күрсәтеп, Татарстан Республикасы һәм Әлмәт шәһәренең социаль үсешенә сизелерлек өлеш кертә, шулай ук республикада «Кар бөртеге» театраль хәйрия фестивале үткәрә.
Тантана бәйрәм концерты белән дәвам итте.