Әлмәттә «Алга» КВН Лигасының бөтен сезоны узды. Беренче уен 9 апрельдә старт алды, ¼ 1 июньдә узды.
"Алга" – республикада әһәмиятлелеге буенча икенче лига. 26 сентябрь көнне «Нефтьче» мәдәният сарае сәхнәсендә Татарстанның төрле шәһәрләреннән килгән КВН уенының күңелле һәм тапкыр катнашучылары очрашты.
Алабуга ("БУМ"), Чаллы ("Ташбака Торпеда"), Казан ("Гагарин") һәм Әлмәт ("Реакция") командалары нефть шәһәре халкына һәм кунакларына төрле актуаль тормыш темаларына үткен мәзәкләр һәм юмор белән тулы номерларны тәкъдим иттеләр.