Әлмәттә 106 яшьлек Зәринә Шәйдуллинаны хөрмәтләү чарасы узды

2019 елның 27 сентябре, җомга

Бүген Әлмәт шәһәрендә яшәүче иң өлкән яшьтәге хатын-кызларның берсе - хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Шәйдуллина Зәрига Гальбаевна үзенең 106-нчы туган көнен билгеләп үтә. 

Олы яшьтә булуына карамастан, Зәринә апа көн саен Коръән укый, күп бәетләрне, догаларны яттан белә. Биш бала, онык һәм оныкчыклар тәрбияләп үстергән. Зәринә апа - Әлмәт районының, безнең алтын фондыбызның горурлыгы. Аның бәхетле тормышының сере - тормышны ярату, сөенә белү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International