Тимур Нагуманов Әлмәттәге барлык йортларны һәм социаль объектларны атна ахырына кадәр җылылык белән тәэмин итәргә кушты

2019 елның 27 сентябре, җомга

Район башлыгы Тимур Нагуманов җылыту сезоны башлануны һәм аны узуны шәхси контрольгә алды, чөнки бу халык өчен аеруча сизгер тема.
Бүген ул җылылык җибәрү буенча штабның оператив утырышын үткәрде. Аның эшендә шәһәр һәм районның барлык хезмәтләре, идарәче компанияләр һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Тимур Нагуманов көн ахырына кадәр шәһәрдәге һәм райондагы барлык объектларны җылылык белән тәэмин итү бурычын куйды. Ул билгеләп үткәнчә, йортларга җылылык бирү буенча дәгъвалар күп, кешеләр социаль челтәрләрдә язалар, коммуналь хезмәтләргә, ТКХ департаментына мөрәҗәгать итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International