Татарстанда 2013 елдан бирле «Татнефть»нең фирма автозаправкаларында бензин һәм дизель ягулыгын сатудан күчерүләре нәтиҗәсендә 8 миллионнан артык үсенте утыртылды. 4,6 мең гектардан артык яңа агачлар утыртылган инде.
Эре инвестицион проектларны гамәлгә ашырып, "Татнефть" гадәттәгечә өч төп приоритетта тора - сәнәгать куркынычсызлыгы, хезмәт һәм әйләнә-тирә мохитне саклауның югары дәрәҗәсен тәэмин итү. Компаниянең максатчан күрсәткечләре - табигый мохиткә техноген йөкләнешне экосистемаларның үзлектән торгызылу потенциалы дәрәҗәсенә кадәр киметү. Сүз уңаеннан, 2018 ел нәтиҗәләре буенча «Татнефть» компаниясе тарафыннан экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә 11 млрд. сумнан артык акча юнәлдерелгән, шул ук вакытта барлык экология программалары агымдагы елда да сакланган.