Татарстанда яңа дәүләт бүләге – «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале гамәлгә куела.
ТР Дәүләт Советының өченче утырышында депутатлар мондый карарны хуплады. ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин 2020 елда ТАССР төзелүгә 100 ел тулуын искәртте.
Депутатлар «Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында» республика законына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы закон проектын берьюлы өч укылышта кабул итте.