12-нче китапханә филиалы хезмәткәрләре 16-нчы мәктәп укучылары өчен «Толерант тәртип кагыйдәләре" дигән темага уйлану сәгате үткәрделәр. Чара башында балаларга толерант кешенең нинди сыйфатларга ия булуы, толерант булуы турында сөйләде.
Чара ахырында барлык катнашучыларга да "Толерантлык - тынычлыкка юл" дигән белешмәлек тапшырылды. Ә «Хәерле юл» дип аталган сыйныф тактасында чарада катнашучылар үз теләкләрен урнаштырдылар: игелекле, ышанычлы, кайгыртучан, юмарт булырга.