25 сентябрь көнне 26-нчы "Елочка" балалар бакчасында юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен формалаштыру буенча конкурс узды. Ул 15, 26, 9 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре арасында оештырылды.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары "Имтихан", "Юл билгеләре буенча панорама", "Аңлатмалар", "Оста куллар" конкурсларында актив катнаштылар.