Бүген Зур концерт залында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.
Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы әгъзалары, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, сәнәгать предприятиеләре, югары уку йортлары җитәкчеләре, иҗат интеллигенциясе, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Республика халкы өчен утырыштан турыдан-туры телевизион һәм радио трансляция оештырылды.
«Татарстан Республикасының үткәне данлы. Горурланырлыгыбыз бар һәм, әлбәттә, омтылырлыгыбыз бар. Бүген үз алдыбызга куйган зур бурычлар нәтиҗәле карарлар таләп итә. Кыенлыктан курыкмыйча, кыю рәвештә алга барырга кирәк. Без барысын да булдырырбыз дип ышанам, һәм без бергәләп булдырачакбыз!" - дип ассызыклады чыгышының ахырында Р. Миңнеханов. Аның тулы текстын ТР Президентының рәсми сайтында карарга була.