Йөз еллык чикне узган кешеләр саны соңгы елда Татарстанда 5%ка — 183 кешегә кадәр арткан. Иң олысы - 103 яшь, ул Әлмәт районында яши.
Татарстан халкының гомер озынлыгы артуга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре сәламәтлек саклау системасыннан килгән коллегалар белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итәргә һәм республикада өлкән кешеләрне озак вакытка карап торуны үстерергә ниятли.