Мәмәт авыл җирлегендә Бөтендөнья татар конгрессы һәм "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлекчәсе күчмә утырышы узды

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

XXI гасырда мәдәниятне, үзенчәлекне, халык традицияләрен үстерү һәм торгызу белән бәйле мәсьәләләр көннән-көн актуальләшә бара.
Телне өйрәнү, аның таралуы һәм баетуы турында кайгырту, яшь буынга әхлакый тәрбия бирү милли мәдәниятне саклауның гарантиясе булып торамы? Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлекчәсе һәм «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Мәмәт авыл җирлегендә узган күчмә утырышында катнашучылар бу катлаулы, әмма башкарма бурычларны хәл итү юлларын эзләделәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International