"Безнең вакыт – Безнен заман" эшче яшьләр фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

2019 елның 25 сентябрендә ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының VII ачык республика телевизион фестиваленең гаризалар кабул итү кампаниясе тәмамлана.
Проект республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләргә музыка, хореография, нәфис сүздә үзләрен иҗади яктан күрсәтергә ярдәм итә.
Катнашу өчен гариза бирергә кирәк. Катнашу шартлары һәм үткәрү сроклары турында барлык актуаль мәгълүмат Фестиваль сайтында урнаштырылган (www.bzzm.ru) һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында (http://mpt.tatarstan.ru/rus/televizionniy-festival-rabotayushchey-molodezhi.htm.)
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International