Цифрлы, табигый фәнни, техник һәм гуманитар юнәлешләр буенча балаларны әзерләү буенча «Үсеш нокталары» белем бирү үзәкләре Татарстан Республикасының 43 муниципаль берәмлегендә 97 авыл мәктәбе базасында эшли башлаячак.
Биш елдан соң республикада шундый 300 үзәк барлыкка киләчәк.
Илнең авылларында һәм кече шәһәрләрендә «Үсеш нокталары» булдыру «Заманча мәктәп» федераль проектында («Мәгариф» милли проектына керә) каралган.
Быел бу максатларга 155045,6 мең сум акча (РФ – 125 586,9 мең сум, ТР – 29 458,7 мең сум) җибәрелгән.