Әлмәтлеләргә гриппны профилактикалау турында искә төшерәләр

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Ел саен салкыннар башлану белән грипп һәм кискен респиратор вирус инфекцияләре яки ОРВИ белән авыручылар санының арту чоры да җитә.
Грипп аеруча куркыныч, алар арасында үлүчеләр саны күп, бигрәк тә кечкенә балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләргә гриппка каршы прививка ясатмаучылар бар.  Шуңа күрә грипп, элеккечә үк, җитди проблема булып кала бирә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ел саен сезонлы эпидемияләр чорында планетада яшәүчеләрнең 5-10% ы грипп белән авырый, 650 меңгә кадәр кеше үлә.

Үзеңне грипптан саклауның иң ышанычлы ысулы - вакцинация. 4 сентябрь көнне Бөтенроссия гриппка каршы прививка кампаниясе старт алды.  Гриппны профилактикалау максаты белән агымдагы елда 110260 кешегә, шул исәптән 34100 балага гриппка каршы прививка ясау планлаштырылган.  Шәһәр һәм районның медицина учреждениеләрендә халыкка гриппка каршы иммунизация башланды инде һәм бу куркыныч авыруны тулысынча әзерлектә каршыларга вакыт бар.  Яшәү урыны буенча медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итеп, гриппка каршы прививка ясатырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International