Экологик пресс-туры кысаларында «Татнефть» компаниясе объектларында республика һәм регион массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары булды.
Пресс – тур «Татнефть» ГАҖ генераль директорының җитештерү буенча беренче урынбасары-баш инженер Наил Ибраһимов белән очрашудан башланды.
Журналистлар катнашында Ямаш авылы янындагы «Изге чишмә» чишмәсеннән җитештерү объектларының санитар-саклау зоналары чигендә һәм Әлмәт шәһәрендә атмосфера һавасы пробалары алынды.
Алар шулай ук чистарту корылмаларын реконструкцияләү барышы белән таныштылар. Әлмәттә чистарту корылмаларын реконструкцияләү проектын эшләүгә компания 50 млн. сум бүлеп биргән.