Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы профсоюзлары көнен билгеләп үтәләр

2019 елның 21 сентябре, шимбә

Бүген «Татнефть» ГАҖ регионара профсоюз оешмасы «Нефтьче» мәдәният сарае мәйданында Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре көненә багышланган бәйрәм чарасы оештырылды.
Бәйрәм барлык шәһәрлеләр өчен дә исәпләнгән иде. Мәйданда активлык зоналары җәелдерелде, балалар белән аниматорлар эшләде. Сәхнәдән мото-велоузыш башланды. Илле байкер һәм йөздән артык велосипедчы мото-велоузышта катнашты.

Аннары сәхнәдә татар эстрадасы йолдызлары һәм танылган татар-башкорт җырчысы Элвин Грей чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International