Бүген республика Президенты белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов хакимият һәм бизнесның үзара хезмәттәшлеге турында сөйләде.
Бүгенге көндә Әлмәт муниципаль районында 6565 кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары булып теркәлгән. Кече бизнес хезмәткәрләренең исемлек буенча уртача саны 19 меңнән артык кеше. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 22,8% ка арткан һәм 20 млрд. сум тәшкил иткән.
Якын киләчәктә кече сәнәгать предприятиеләрен үстерү ноктасы махсус икътисадый зонада газ химиясе кластеры булачак. Булдырыла торган МИЗда үз эшчәнлеген кимендә 17 резидент гамәлгә ашырырга планлаштыра.