Татарстанда 2019 ел башыннан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 1 мең 75 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 11 млн.151 мең сумлык 279 карар чыгарылган. Үзкөйләнешле оешмалар тарафыннан 911 оешма тикшерелде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Министр хәбәр иткәнчә, 20 сентябрьгә республикада 1 млн.710 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 70,5%ын тәшкил итә (узган елның шушы чорына карата 107% тапшырылган).
Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча төзелеп килүче 49 объектның 34е - югары, 15 йорт-уртача әзерлек дәрәҗәсендә.