Октябрьдән Татарстанда «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «Мәгълүмати инфраструктура» федераль проекты кысаларында социаль әһәмиятле объектларны интернетка тоташтыру башлана.
Болар - мәктәпләр, җирле үзидарә органнары, фельдшер-акушерлык пунктлары, Россия гвардия бүлекчәләре, территориаль сайлау комиссияләре, янгын сүндерү бүлекләре.
Агымдагы ел ахырына кадәр эшләрне башкаручы - «Таттелеком» ҖАҖ 566 объектны Интернетка тоташтырачак.