Әлмәттә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Мин-Тылсымчы!" конкурсы узды.
Иҗат фестивале Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы төрле шәһәрләрдән 80нән артык баланы җыйды. Халыкны социаль яклау идарәсендә Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белән берлектә игелек һәм елмаю бәйрәме узды. Традицион рәвештә ел саен үткәрелә торган конкурсны «Постройка+» журналы редакциясе оештырды.
Конкурсның максатлары: мөмкинлекләре чикле балаларны берләштерү, аларга иҗади фикер йөртергә һәм үз сәләтләрен күрсәтергә ярдәм итү.