Әлмәттә "Көзге стартлар" ат-спорт ярышлары узачак

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

28 сентябрьдә Әлмәт ипподромында «Көзге стартлар» ат-спорт ярышлары-йөгерү һәм чабыш сезоны ябылу тантанасы узачак. Ярышлар 11:00 сәгатьтә башлана.
Көн программасында 15 чабыш булачак: чиста токымлы атлар өчен ат чабышы, пони, юртаклар чабышы һәм башкалар.  «Татнефть» ГАҖ Кубогына 4 яшьлек һәм юртакларның өлкән яшьтәге атлары өчен төп приз уйнатылачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International