Бүген, 18 сентябрьдә, Бөек Ватан сугышы ветераны, Колшәрип авылында яшәүче Гәрәев Нәгыймулла Гәрәй улына 103 яшь тулды.
Ветеранны туган көне белән котларга ӘМР Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Кадрия Гыйматдинова, район ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, Колшәрип авыл җирлеге, район ветераннар советы, гомуми белем бирү мәктәбе вәкилләре килгән иде.
Нәгыймулла Гәрәй улы хатыны белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Улларының берсе - Сирень Нәгыймулла улы «Мактаулы нефтьче» исеменә лаек булды. Сугышчан батырлыклары өчен Нәгыймулла Гәрәев II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков һәм «СССР Кораллы Көчләренә 50 ел» медальләре, «Фронтовик 1941-1945 еллар» билгесе һәм башка күп кенә бүләкләр белән бүләкләнгән.