Киләчәкне уйлап...

2012 елның 25 сентябре, сишәмбе
Бүген Бөтенроссия пенсия грамоталылыгы көне кысаларында Пенсия фондының Әлмәт районы идарәсе укучы яшьләр өчен Ачык ишекләр көне уздырды һәм Россия мәгарифе тарихында беренче тапкыр РФ Пенсия фонды тарафыннан өлкән сыйныф укучылары, техникум һәм көллиятләрдә белем алучылар өчен нәшер ителгән уку әсбабын тәкъдир итте.

 "Все о будущей пенсии: для учебы и жизни" китабы халыкта, бигрәк тә яшьләрдә пенсия культурасы формалаштыру, яшь чакта ук картлыгы, пенсия күләме турында уйланырга этәрү максатыннан гамәлгә куелган. Әсбапта илдә пенсия белән тәэмин ителеш турында мәгълүмат үтемле телдә язылган, төп терминнар сүзлеге дә бар. Мәҗбүри пенсия иминияте нигезләре, пенсиянең җыелма өлеше белән идарә итү механизмнары схема һәм рәсемнәр белән аңлатылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International