Республикада яшәүчеләр 2018 ел өчен милек салымнары (физик затлар милкенә салым, җир һәм транспорт салымнары) өчен Россия Федераль салым хезмәте сайтында почта аша да, шәхси кабинетлар аша да салым уведомлениеләре ала башладылар.
Хәбәрнамәләрне почта аша җибәрү октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, ә салымнарны 2019 елның 2 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе хәбәр иткәнчә, әгәр дә исәп-хисап суммасы 100 сумнан кимрәк булса, салым уведомлениесе җибәрелмәячәк. Салым түләүче аны киләсе елда йә алачак (әгәр исәп-хисаплар 100 сумнан артык булса) яки берьюлы өч ел эчендә.