Татарстанда Яшь фермер мәктәбе старт ала: "Агро стартап" сменасы

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

20 сентябрьдә Татарстанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Яшь фермер мәктәбе» старт ала.

Ике көн эчендә республика авылларыннан килгән яшьләр бизнес планлаштыру, нәтиҗәле бизнес-план төзү нигезләренә өйрәнәчәкләр һәм авылда яшьләргә ярдәм итү программалары турында беләчәкләр.

Моннан тыш, укыту кысаларында бизнес-тренинглар, түгәрәк өстәлләр һәм Татарстанның уңышлы фермерлары мәйданчыкларында булу планлаштырылган, анда алар үз тәҗрибәләре турында сөйләячәкләр һәм тыңлаучыларның сорауларына җавап бирәчәкләр. Шулай ук мәктәп кысаларында бизнес-проектлар конкурсы узачак, җиңүче үз продуктының бренды өчен полиграфик хезмәтләргә 30000 сум күләмендә сертификат алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International