Бүген драма театрында Әлмәт муниципаль районы Советы сессиясе булды.
Сессиянең төп мәсьәләсе Әлмәт муниципаль районы башлыгын сайлау булды. Бу вазыйфага Тимур Дмитрий улы Нагуманов кандидатурасы тәкъдим ителде.
Бүген шәһәр Советы утырышында Тимур Дмитриевич шәһәр башлыгы итеп сайланды. Сессия барышында район башкарма комитеты җитәкчесе Тимур Нагумановның Әлмәт шәһәр Советы депутаты итеп сайлануы сәбәпле вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында игълан ителде.
Тимур Нагуманов сессиядә катнашучылар алдында ясаган чыгышында билгеләп үткәнчә, аның өчен төп өстенлекләр — кеше, аның иминлеге, үз-үзен тормышка ашыру, гаилә, сәламәтлек, балалар, хокук һәм ирекләрне саклау.