13 сентябрьдә Әлмәттә баланс комиссиясе үткәрелде.
Баланс комиссиясе - Татарстанда хакимият белән бизнес очрашуының уникаль форматы. Белгечләр бизнесменнарны бөтен республика буенча яңа ярдәм чаралары белән таныштыралар, биржа мәйданчыгында сәүдә итәргә, үзмәшгуль булырга, кооперацияләнергә өйрәтәләр.
Бизнес вәкилләре үз эшчәнлекләрен үстерү өчен алырга мөмкин булган финанс, милек һәм мәгълүмати программалар буенча тәкъдимнәр белән таныштылар.