Баланс комиссиясе белгечләре Кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очраштылар

2019 елның 13 сентябре, җомга

Бүген баланс комиссиясе белгечләре Әлмәткә килеп киттеләр.

Алар эшкуарларны Татарстан буенча яңа ярдәм чаралары белән таныштыралар, биржа мәйданчыгында сәүдә итәргә, үзмәшгуль булырга, кооперацияләнергә өйрәтәләр.

Әлмәттәге комиссияне Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев җитәкләде. Ул билгеләп үткәнчә, Әлмәт бизнесына уңыш елмайган, чөнки районны ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил булган Тимур Нагуманов җитәкләде.

Шул ук вакытта баланс комиссиясе әгъзаларыннан торган икенче төркем кече һәм урта бизнес предприятиеләрендә булды, аларның проблемалары һәм икътисадый күрсәткечләре белән танышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International