Тимур Нагуманов Әлмәт шәһәре башлыгы итеп сайланды

2019 елның 13 сентябре, җомга

Бүген Әлмәт муниципаль районы Советының 43 нче утырышы булды.

Көн тәртибендә төп мәсьәлә - Әлмәт шәһәре башлыгын сайлау. Тавыш бирү өчен Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Тимур Нагуманов кандидатурасы тәкъдим ителде.

Утырыш барышында тавыш бирү юлы белән Әлмәт шәһәре башлыгы итеп бертавыштан Тимур Нагуманов сайланды. Аның өчен 25 депутат тавыш бирде. 
Тимур Дмитрий улы күрсәткән ышанычлары өчен хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде, ант кабул итте һәм шәһәр халкының иминлеген тәэмин итү, аларның хокукларын һәм ирекләрен яклау өчен бөтен көчен һәм белемен куярга вәгъдә итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International